ПРФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
- Бүгенге көндә пенсиягә чыгу яшенең кичектерелүе законнар нормасы гамәлдә. Быел 60 яше тулганнарга пенсия 63 яшендә, ягъни 3 елдан соң билгеләнә. Пенсиягә чыгу яшен кичектереп, сез аның күләмен арттырасыз. Ә пенсиягә чыгуны 63 яшь тулгач та, әйтик, 1 елга, кичектерсәгез, пенсия күләме 1,07 коэффициентына арттырылачак. Ике елга кичектерсәгез, коэффициент тагын да югарырак булачак - 1,15 һ.б..