Минзәлә елгасы яр буенда Май чабу бәйрәме узды

2021 елның 13 марты, шимбә

Май чабу бәйрәме - бер атна буе дәвам итүче беленле, күңелле халык бәйрәме. Бу бәйрәм шатлык алып килү өстенә тынычлык һәм халыклар дуслыгын да чагылдыра.

Минзәлә елгасы яр буенда узган Май чабу бәйрәмендә дә шундый ук кәеф хакимлек итте. Бәйрәмгә шәһәрдән һәм район авылларыннан төрле милләт вәкилләре җыелган иде.

Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, спорт бәйгеләре, күңелле җыр-бию белән үрелеп барды.

Тирә-якка хуш исле белен исе таралды. Бәйрәм кунакларын төрледән-төрле ризыклар, белен һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Кмил Нәҗмиев сәламләде:

– Май чабу бәйрәме - кышны озатуны һәм табигатьнең уянуын символлаштыручы борынгы халык бәйрәмнәренең берсе. Бүгенге чарада әлеге бәйрәм белән бәйле халкыбыз традицияләре һәм гореф-гатләре күрсәтелде. Бүгенге яшь буын шушы традицияләрне күреп үссен, бер-берсе белән аралашсын, дус булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Илебез күкләре аяз, тынычлык һәм иминлек булсын!

Иң яхшы Карачкыны кем ясаган соң?

"Чиста шәһәр" карачкысы "Тамашачы яратуы" номинациясендә җиңде.

8 нче балалар бакчасы, 3 нче балалар бакчасы, район яшьләр бүлеге иҗаты 3 нче урынга лаек булды.

Минзәлә драма театры коллективы бу юлы да конкурска иҗади якын килүен раслады: театральләштерелгән тамаша күрсәтте, креатив чыгышлары белән Гран-при яулады.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды. Конкурста катнашкан барлык учреждениеләр рәхмәт хатларына лаек булды.

Бәйрәм традицион йола - Карачкы яндыру белән тәмамланды. Менә шул рәвешле бу бәйрәмдә кышны "кудылар" һәм язны "уяттылар".

http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-naberezhnoy-reki-menzelya-proshel-prazdnik-maslenitsy

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International