Үзмәшгуль гражданнарга пенсия ничек исәпләнә?

2021 елның 12 марты, җомга

РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

- Ул үзмәшгуль гражданинның РПФна иминият взносларын түләвенә-түләмәвенә карап исәпләнә. Гомуми кагыйдә буенча үзмәшгуль гражданнар Пенсия фондына иминият взносларын түләүдән азат ителә, аларга пенсия коэффициентлары һәм иминият стажы исәпләнми. Әмма әгәр дә үзмәшгуль гражданин ирекле пенсия иминияте буенча хокукый мөнәсәбәтләргә керә һәм мөстәкыйль рәвештә иминият взносларын түли икән - бу чорлар стажга кертелә һәм түләнгә взносларга карап, шәхси пенсия коэффициенты билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International