РПФның Минзәлә районы Клиентлар хезмәтендә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә үз хокукын гамәлгә ашырмаган гаиләләргә тиешле гаризаны 1 апрельгә кадәр тапшырырга кирәклеге хакында искәртәләр.
Күрсәтелгән датадан соң РПФ органнарының андый гаризаларны кабул итәргә нигезе булмый. Балалары 31 мартка кадәр туган гаиләләрнең дә балалар түләүләренә хокукы бар.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә яшәү урыны буенча Пенсия фондының Клиентлар хезмәте аша шәхсән тапшырырга була.
Шунысын да искәртү кирәк, 2020 елның 18 декабреннән башлап 8 яшькә кадәр балаларга түләүләрне башкаруга гаризалар белән 2,5 меңгә якын минзәләле мөрәҗәгать итте.
Узган елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр 12,5 млн сумлык акча түләнгән.