Армиядә хезмәт иткән яисә төрмәдә уздырган срок хезмәт стажына керәме?

2021 елның 12 марты, җомга

РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

-Армиядә хезмәт иткән чор иминият стажына кертелә. Әгәр дә элек чакырылыш буенча армия хезмәте икеләтә күләмдә исәпләнсә, хәзер ул календарь тәртибендә, ягъни бермә-бер исәпләнә.

Төзәтү учреждениеләрендә булган чор стажга керми. әгәр кеше анда эшли икән, - колония хезмәт хакы түләгән хезмәт чоры стажга кертелә.

Бу чорлар УИКның билгеле коды белән шәхси счетта чагыла.

- Әгәр дә кеше эшләмичә, озак еллар төрмәдә утырган икән, ул нинди пенсиягә өметләнә ала?

- Бары тик социаль пенсиягә. Мондый пенсиягә хокук ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә гомуми билгеләнгән пенсия яше җиткәннән соң 5 елга соңрак барлыкка килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International