Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Минзәлә районында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Насыйрова Сәлимә Мөхәммәтша кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сәлимә Мөхәммәтша кызы 1931 елның 12 мартында Татарстан АССРның  Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында туа. 4 класс белеме бар. Балачактан колхозда өлкәннәр белән бергә төрле эшләрдә хезмәт куйган. 1950 елда вербовка буенча Кемерово өлкәсендә эшләгән. 1953 елда кияүгә чыга.

1956 елдан "Якты юл" совхозында эшли. Сәлимә Мөхәммәтша кызының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар. Ул "1941-1945 елларда ҖВСнда фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Әмирҗан белән бер ул үстергәннәр. Аның 4 оныгы, 5 оныкчыгы уңышлары белән сөендереп торалар.

Хөрмәтле Сәлимә Мөхәммәтша кызы! 
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сегз ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм яратуын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль
район башлыгы А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International