Минзәлә интернат-мәктәбенең 70 еллыгына багышланган 2004 елда туган һәм алардан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара турнир узды.
Тренерлар Фәнияр Гәрәев, Ленар Заһриев, Рәмзил Бәдриев, Данис Гәрәев, Рөстәм Хәмидуллин кул астында шөгыльләнүче «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре турнирда актив катнаштылар.
Турнирның тантаналы ачылышы барышында "Юбилейный" спорт мәктәбе" МБУ директоры Рәмзил Бәдриев көрәш буенча тренерлар Данис Гәрәевка һәм Рөстәм Хәмидуллинга нәтиҗәле эшләре һәм эшчәнлекләрендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен кулдан чигелгән тастымал бүләк иттеләр. Шулай ук көрәш буенча ТР Беренчелегендә 40 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 5 нче урын алган интернат-мәктәп укучысы Дмитрий Осиповка (тренерлар Рөстәм Хәмидуллин һәм Данис Гәрәев) түбәтәй һәм көрәшү өчен аяк киемнәре бүләк итте.
