Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сорауларга бәйле рәвештә, Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматне җиткерә.
Россия Федерациясенең 57 статьясы нигезендә һәркем закон нигезендә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә бурычлы. Салымнар дәүләт яшәсен өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы булып тора.
Салым түләүләренең зур өлеше бюджет финанславы, шул исәптән, социаль түләүләр рәвешендә җәмгыятькә кире кайта.
Бурыч турында мәгълүматне социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар конкрет сумманы күрсәтмичә ведомствоара электрон аралашу системасын файдаланып электрон рәвештә салым органнарыннан алалар.
Салым органнарыннан бурыч турында беренчел мәгълүмат алганнан соң, социаль түләүләр алучыларга түләүләрне туктату турында хәбәрнамәләр таратыла.
Хәбәрнамә килгән датадан 90 көн эчендә булган бурычны түләгәндә социаль түләүләрне күрсәтүне киредән торгызу турында карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр түләнми калган айлар өчен дә башкарыла.