Хөрмәтле минзәләлеләр!
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә, Татарстан Республикасының Хезмәт. мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының "2020-2024 елларга Татарстан Республикасында психик тайпылышлары булган кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча чараларның комплекслы планын раслау турында"гы 22.10.2020 елдагы 748 нче боерыгы нигезендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе (бер кешегә уртача керемгә бәйле рәвештә) интеллекты бозылган, аутик спектры зәгыйфьләнгән, Даун синдромлы 18-40 яшьлек инвалидларга бушлай һәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтә.
Бүгенге көндә 18-40 яшьлек инвалидлар арасынннан интеллекты бозылган кешеләрдән кандидатлар сайлау бара, халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештыру планлаштырыла.
Социаль хезмәтләр алучылар белән ял итү чаралары, кызыклы кешеләр белән очрашулар, экскурсияләр, сувенирлар әзерләү буенча остаз дәресләре, атнага бер тапкыр педагог-психологлар белән очрашулар уздырылачак.
Телефон – 8(85555) 3-14-52, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге.