Тулбай авылыннан Зөлфирә Гәрәева шигърият конкурсында җиңде.

2021 елның 12 марты, җомга

Бөтендөнья татар конгрессы "Татарлар" газетасы белән берлектә "Әниемнең җылы кочагы-2021" онлайн-конкурсы уздырды.

Тулбай авылыннан Зөлфирә Гәрәева шигырь уку номинациясендә җиңүче дип табылды. Ул якташыбыз Сәлисә Гәрәеваның "Әнкәм күлмәге"  шигырен укып, 3 нче урынга чыкты.

Гөлчәчәк Габдрахманова, район Мәдәният сарае директоры:

– Безнең бу конкурста ике номинациядә катнашу мөмкинлеге бар иде: берсендә - әниләр турында шигырь сөйләргә. икенчесе - бу темага җыр башкару. Минзәләдән конкурста катнашучылар күп булды (#әниемкочагы2021 хэштегы буенча карарга була).

http://menzela.ru/news/tema-dnya/zulfira-garaeva-iz-derevni-tulubaevo-pobedila-v-poeticheskom-konkurse

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International