Минзәләдә "Без бергә" фестивале узды

2021 елның 12 марты, җомга

Район Мәдәният сараенда "Без бергә" балалар иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы старт алды. Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү, үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Фестивальдә 17 мәктәп катнаша. Конкурсантлар үз сәләтләрен 9 номинациядә күрсәтә: "Нәфис сүз", "Инструменталь ансамбль", "Халык ансамбле", "Театраль иҗат", "Мода театры", "Җырлау", "Бию". Шулай ук "Укытучылар иҗаты" һәм "Иҗади гаилә" номинацияләре бар. 

Җиңүчеләр апрель аенда Яр Чаллыда узачак зона конкурсында район данын яклаячаклар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/festival-my-vmeste

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International