Спектакль тамашачыга 8 март бәйрәме алдыннан тәкъдим ителде.
Минзәлә районының Аю авыл мәдәният йортында Фоат Садриевның "Сиңа гына әйтәм" комедиясе сәхнәләштерелде.
- Спектакльгә хәзерлек карлы-буранлы февраль аена туры килде. Безнең артистлар 30 градуслы салкыннарда да репетицияләрне калдырмады, һәр көнне җыелып, рольләрне өйрәнде, - диләр авылның мәдәният хезмәткәрләре.
Рольләрне башкардылар:
Гыйльмениса-Гамилә Сәгъдатуллина
Миңлебикә – Дифинә Кантонова
Җәмилә - Һадия Рәхмәтуллина
Күршеләр - Фәнис һәм Рәмзия Миншиннар.