РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәгълүмат бирә:
1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме 4,9%ка индексацияләнде.
Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр алуга хокукы булган ташламалы категориягә керүче затларның сайлау хокукы бар - социаль хезмәтләрне натураль формада алыргамы яисә акчалатамы?
Шул ук вакытта социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә акча белән алмаштыру мөмкин. Әйтик, шушы елның 1 октябренә кадәр акча файдасына бары тик медицина өлешеннән яисә санатор-курорт дәвалануга, яисә бушлай транспортта йөрүгә баш тартырга мөмкин.
Әгәр дә Сез натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында гариза язгансыз һәм алдагы елларда да акчалата эквивалент алырга телисез икән, Сезгә, үз карарыгызны үзгәртми торып, Пенсия фондына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.
01.02.2021 елда хезмәтләр өчен җибәрелә торган суммалар үзгәрде:
• дару белән тәэмин ителешкә – 933,25 сум;
• юллама белән тәэмин ителешкә – 144,37 сум;
• шәһәрара йөрүгә – 134,04 сум;
Бер пакет бәясе –1211 сум 66 тиен.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә яисә гражданинның шәхси кабинетында бирергә була.