Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү кмоплекслы үзәге белгече тарафыннан март аенда аналарның яңа туган балалардан иртә баш тартуын булдырмау һәм туучылар санын арттыру "Яңа тормыш иртәсе" программасын гамәлгә ашыру кысаларында, "Бишек" гаилә институтын ныгыту өчен  булачак аналар белән дәрес уздырылды.

Булачак әниләр "әкият персонажы". "Булачак анага хат" күнегүләрендә теләп катнаштылар. алар барышында кәефләрен күтәрделәр. бер-берсен яхшырак белә алдылар.

Дәрес ахырында белгеч "РФ Гаилә кодексы" темасына брошюралар өләште, "Гаиләдә рухи якынлык" темасына анкета уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International