Профессиональ белем алу өлкәсендә һөнәри стандартлар куллануны җайга салуны камилләштерү өлкәсендә мәгариф турында канунга кертелгән төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде:
«Әлеге закон проекты студентларга белем алу профилен алыштыру, башка факультетка күчү, бер үк вакытта берничә квалификация алу хокукын бирә - бу яшьләр өчен киң мөмкинлекләр. Әгәр беренчел сайлаган юл көтелгәннәргә бик үк туры килеп бетмәсә, профильне үзгәртергә була, югары уку йортын ташлау бөтенләй мәҗбүри түгел.
Болардан тыш, югары уку йортлары автономиясе белем бирү программаларын сайлаганда хезмәт базары ихтыяҗларына оператив җавап бирергә тиеш. Хәзер ФГОСка үзгәрешләр кертү процедурасы ярты елга якын вакыт ала.
Моңа кадәр РФ Президенты Россия студентлары белән очрашуда парламентны тиешле канун кабул итәргә чакырган иде.
Кабул ителгән очракта, канун 2021 елның 1 сентябреннән көченә керәчәк.