Административ хокук бозулар турында эшләр буенча карарлар күчермәләрен электрон рәвештә алырга була.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Юл хәрәкәте Кагыйдәләрен бозуның автомат рәвештә фото- һәм видеофиксациясе системалары нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турында эшләр буенча карарларның күчермәләрен алу турында мәгълүмат Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә алына.

Әлеге сервис түләүсез һәм Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында "ЮХИДИ хезмәтләре" бүлегендә транспорт чаралары хуҗалары керерлек. Уңайлылык түбәндәгеләрдә чагыла:

- тәртип бозу турында карар чыгарылган көнне тулы мәгълүмат алуда;

- почта бүлекчәсенә килү зарурлыгы булмау сәбәпле, шәхси вакытны экономияләү;

- ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлеге.

 Тулы инструкцияне алу һәм язылуны рәсмиләштерү өчен сылтама:

https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-requirement?callback_url=https%3A%2F%2Fuslugi.tatarstan.ru%2Fgibdd%2Ffines%2Fapplication%2Findex

Шулай ук, авторизациягә турыдан-туры чыгу өчен QR-код кулланырга була:

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International