Шәһәр һәм район халкыннан хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләгән өчен түләүләр билгеләү шартлары турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, Минзәлә районында Клиентлар хезмәте аңлатмалар бирә.
1200 сум күләмендәге компенсация түләүләре 1 төркем инвалидларга - эшкә сәләтсез гражданнарны; дәвалау учреждениесе билгеләмәсе буенча даими чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ карт кешеләрне; 80 яше тулган гражданнарны тәрбияләүче эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга билгеләнә.
Түләүләр шулай ук 18 яшькә кадәр инвалид бала яисә 1 төркем балачактан инвалид кешеләрне караган өчен эшләмәүче хезмәткә яраклы гражданнарга билгеләнә. Ата-анага яисә опекунга 10 000 сум, башка затларга 1200 сум түләнә.
Әлеге категория гражданнарны тәрбияләгән чор иминият стажына кертелә: тәрбияләгән һәр ел өчен ярдәмче 1,8 пенсия коэффициенты ала.