Дәүләт хезмәтләре порталында ана капиталының калган акчалары турында белергә була.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Ананың шәхси кабинеты аша Дәүләт хезмәтләре порталында узган индексацияне исәпкә алып. ана капиталы акчаларының (калган өлешенең) актуаль күләме турында мәгълүмат алырга була.

Ана капиталына сертификатка ия булучылар үзләренең шәхси кабинетлары аша дәүләт хезмәтләре порталында ана капиталы күләме яисә аның калган өлеше турында актуаль мәгълүматне сората алалар.

Моның өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур:

1. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керергә www.gosuslugi.ru;

2. "Хезмәтләр" категориясендә "хакимият органнары" бүлеген сайларга;

3. "Хакимият органнары" бүлегендә "РПФ" сайларга;

4. РПФ бүлегендә "ана капиталына сертификат" сайларга;

Ана (гаилә) капиталы күләме (аның калган өлеше) турында өземтә дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирүченең шәхси кабинетына киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 гыйнварыннан беренче бала өчен ана (гаилә) капиталы күләме 483 881,83 сум тәшкил итә, икенче һәм алардан соңгы (моңа кадәр ана капиталына хокукы булмаса) балалар өчен 639 491,83 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International