Отвечает руководитель Клиентской службы ПФР в Мензелинском районе Алсу Ганиева:
Юнәлешләр даирәсе киңәймәде. Ана капиталын элеккечә торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга, айлык түләү алуга сарыф итәргә була.
Соңгысы узган елның икенче кварталы өчен хезмәткә яраклы халык өчен кереме яшәү минимумы күләменең ике тапкыр күләменнән артмаган аз керемле гаиләләргә генә кагыла.
Сертификатны акча әйләндерү чынлыкта мөмкинме?
Юк. Кагыйдә буларак, барлык юнәлешләр буенча ана капиталы акчалары оешма счетларына акчалата булмаган юл белән күчерелә.
Әгәр акчаларны балаларга белем бирүгә сарыф итәргә карар кылынган икән, акчалар белем бирү оешмалары счетларына күчерелә. әгәр дә сүз торак шартларын яхшырту турында бара икән, акчалар сатучыга, кредиторга яисә төзелеш башлаучыга күчерелә.
Торак төзелеше яисә төзелгән (реконструкцияләнгән) объект өчен чыгымнарны компенсацияләү генә искәрмә булып тора. Бу очракта ана капиталы акчалары сертификат иясе счетына күчерелә.