Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының Минзәлә муниципаль районында күчмә утырышы алдыннан депутатлар "Шатлык" балалар бакчасында булды.
Балалар Идел буе халыкларының милли костюмнарын киеп, кунакларны яңа пешкән икмәк, татар халкының милли ризыгы чәкчәк тотып, төрле телләрдә сәламләделәр. Балалар бакчасында кунакларга космос зонасында "Йолдызларга юл" фрагментын, билингваль кабинетта - рус телле балаларны туган телгә өйрәтү буенча дәрес фрагментын, музыка залында - Идел буе халыкларының бию композициясен, 10 нчы төркемдә - туган тел буенча дәрес, 8 нче төркемдә - "Яшь кулинар" программасы буенча дәрес фрагменты, 14 нче төркемдә - менталь инглиз теле, авыл ишегалдында - "әпипә" балалар музыкаль оркестр чыгышын күрсәттеләр, кунаклар шулай ук "Татар йорты" мини-музеен, шахмат академиясен карадылар.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз осталыкларын күрсәттеләр, ә кунаклар бакча тормышы һәм көнкүреше белән кызыксындылар, балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Айрат Зарипов балалар белән шахмат уйнады. ТР Дәүләт Советы Комитеты әгъзалары балалар әзерләгән кыстыбыйдан авыз иттеләр, аның ничек әзерләнүе белән кызыксындылар. Менталь инглиз теле дәверсендә депутат, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаиль Зәйдулла, Раймонд исемле бала белән танышып, аның инглиз телен яхшы белүен билгеләп үтте.
“Безнең бакчага күп бала йөри, шуның өчен эшләве дә кызык. Алга таба кытай телен өйрәнәчәкбез", - диде җавап сүзендә бакча мөдире Надежда Калинина. Телләрне белү милләтара дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. Бу бакчада милләтләргә бүлү дигән төшенчә юк. барлык балалар да рус телен шәп белә.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/deputaty-gossoveta-rt-v-menzelinske-posetili-dou-11-shatly