Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча чираттагы күчмә утырышы бүген Минзәләдә узды. Күчмә утырышка килгән Казан кунаклары гимназиядә дә булдылар.
Казан кунакларын – ТР Дәүләт Советы депутатларын кулларына икмәк һәм милли ризык чәкчәк тоткан, милли костюмнар кигән укучылар төрле телләрдә сәламләделәр.
"Уен" хореография ансамбленең дәртле биюе кунакларның күңелен күтәреп җибәрде.
Кунаклар укытучылар һәм укучылар белән аралаштылар, милли мәгариф, укучыларның уңышлары белән кызыксындылар, балалар аларга үз белем-күнекмәләрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Гимназия – төп миссиясе актив, иҗади фикер йөртүче, өч телне белүче, стандарт булмаганча фикер йөртүче яшь буын тәрбияләүче мәгариф учагы. Болардан тыш, милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге статусы гимназия коллективына зур бурычлар йөкли.
2020-2021 уку елында биредә 276 бала белем ала. шуларның 41 е - беренче сыйныф укучылары. Белем алудан тыш. укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, аралашу культурас, зәвык тәрбияләнә.
Тырыш, яхшы билгеләр алучы укучы барысына да өлгерә, диләр. Гимназия укучылары турына да шулай дияргә була.
Яхшы укыйлар, дәресләдрән соң төрле түгәрәкләргә йөриләр. Өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Гимназиядә төрле түгәрәкләр. ансамбльләр эшли. Кунаклар "Уен" хореография ансамбле, "Сәйяр" театр түгәрәге, "Энҗе бөртекләре" һәм "Сәйлән" вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышларын карадылар, милли көрәш буенча чыгышларны карадылар.
Гимназиядә инглиз теле дәресләре укытуның Кембридж системасын кулланып, өстәмә белем бирү буларак алып барыла.
Телне тирәнтен өйрәнү өчен укучылар белән дәресләр уен формасында уздырыла. Кунакларга шундый дәреснең фрагменты күрсәтелде.
Районда кунакларны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы наил Хисамбиев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев озатып йөрде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/i-v-kulture-ne-otstayut-i-yazyki-izuchayut-uglublenno

.png)

.png)
.png)
.png)