Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны бергә кабул итә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

16 мартта 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны бергә кабул итә.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефонына язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчесенең яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International