3-6 мартта «Акчарлак» компекслы йөзү бассейнында 15-16 яшьлек үсмерләр һәм 13-14 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Беренчелек узды.
Тренер Наил Каюмовта тәрбияләнүчеләр районыбыз һәм "Юбилейный" спорт мәктәбе данын якладылар. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Соколовский Ярослав
ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә 1 нче урын алды;
400 м КПЛ дистанциядә - 1 нче урын;
200 метр дистанцияне аркада йөзү буенча - 2 нче урын.
Муринов Дмитрий
ирекле стиль белән 500 метр дистанциядә - 3 нче урын.
Тренер Наил Каюмовны һәм аның тәрбияләнүчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз, спортта яңа уңышлар телибез!





