Май чабу бәйрәме - рус халкының иң хөрмәтли торган, кышны озатуны һәм табигатьнең яңаруын символлаштыручы бәйрәмнәренең берсе. май чабу атнасында һәр көннең үз атамасы һәм ритуалы бар. Кышны озату - халыкның күңел ача, бер-берсенә кунакка бара, белен белән сыйлана торган елның иң көтеп алынган һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе.
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!
13 мартта Минзәлә елгасы яр буенда Май чабу бәйрәме зурлап билгеләп үтеләчәк. Сезне мавыктыргыч концерт программасы һәм күңел ачу-спорт уеннары көтә. Тәмле белен һәм кайнар чәй белән сыйланырга була.
Шулай ук шәһәр оешмалары арасында иң яхшы карачкы әзерләүгә конкурс узачак. Бәйрәм итү традиция буенча Май чабу карачкысын яндыру белән төгәлләнәчәк.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Май чабу бәйрәменә рәхим итегез!