Штраф җыю - бюджетны тулыландыру гына түгел, тәртип урнаштыру да

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Административ хокук бозу турындагы һәр эшне төрле яктан, тулы, объектив һәм үзвакытында карау, чыгарылган карарның үтәлешен тәэмин итү, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтү - административ комиссиянең бурычлары булып тора.

2020 ел өчен административ комиссия эше турындагы киңәшмәдә сүз шул турыда барды. Киңәшмәгә җаваплы затлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Көн тәртибенә комиссия эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр, шулай ук норматив-хокукый актларны үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәсьәләләр кертелгән иде. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.

Район административ комиссиясенең баш белгече Миләүшә Кириченко, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затларның эше турында доклад белән чыгыш ясадылар. Пандемиягә бәйле рәвештә, комиссия утырышлары башка елларга караганда азрак уздырылды, беркетмәләр азрак төзелде. 2020 елда комиссия 121 административ эш караган, кисәтү рәвешеднәге карарлар саны - 79.

Шртаф рәвешендә административ җәза билгеләү турында 42 карар чыгарылган, штрафларның гомуми суммасы 523,5 мең сум тәшкил итә. Суд тәртибендә дәгъваланган карарлар да бар - аларның суммасы 208500 сум.

 http://menzela.ru/news/tema-dnya/sbor-shtrafov-eto-ne-tolko-popolnenie-byudzheta-no-i-navedenie-poryadka

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International