Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Электрон җайланмалар никотинга һәм тәмәке тартуны имитацияләүче һәм "алмаштыручы" матдәләргә күнегүнең чагыштырмача яшь төре санала.

Электрон тәмәке эшләсен өчен аерым сатып алына торган махсус катнашма кирәк. Мондый сыеклык гадәттә биш төрле компонентны үз эченә ала: парны үпкәләргә кертүне тизләтә һәм катылыгын тоюны көчәйтә торган пропиленгликоль, парның куелыгын һәм  туендырылганлыгын арттыручы глицерин; төрле хуш исле өстәмәләр (мисал өчен, чия, шоколад ваниль һ.б.лар), бу үсмерләрне бик җәлеп итә. Әлеге сыеклыкны татып караган үсмерләр үзләренең ныгымаган организмына нинди зыян китерүләрен белергә дә теләмиләр. 

Рәсми төстә ачыкланганча, бу парлар балаларда буылу китереп чыгарырга, астма һәм туберкулез килеп чыгуга провокатор булырга мөмкиннәр. Электрон приборның файдасы чынбарлык түгел, ә нибары психологик реакция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International