БДИ-2021 биремнәре аз гына үзгәргән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

БДИ-2021 нең контроль-үлчәү материаллары минималь үзгәрешләр кичерде, дип яза «Татар-информ».

Басма мәгълүматләре буенча, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин БДИ-2021 уздыруда сизелерлек үзгәрешләр көтелми дип хәбәр иткән. Кайбер фәннәр буенча бәяләмәнең аерым критерийлары аныкланачак. 

Математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча үзгәрешләр юк.

Рус теле, әдәбияты, биология, тарих буенча имтихан эшенең барлык төп тасвирламалары сакланган.

Формулировкалар да берникадәр аныкланган, эш башкарган өчен беренчел баллар саны үзгәргән. Әйтик. рус теле буенча беренчел баллар саны 58 урынына 59 булган, биология буенча да имтихан эшен озаграк - 210 минут түгел, 235 минут эчендә башкарырга кирәк.

http://menzela.ru/news/novosti/zadaniya-ege-2021-izmenilis-nenamnogo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International