Код сүзе ярдәмендә телефон аша РПФ белгечләренә персональ консультация

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Код сүзе гражданнарга Пенсия фонды белгечләренең гомуми түгел. ә персональ консультациясен алу мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, үз пенсиясе яисә билгеләнгән социаль түләүләр күләме, аларны алу датасы һ.б.лар турында.

Код сүзен кулланып дистанцион консультацияләр форматы барлык категория гражданнар өчен уңайлы, аеруча пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен, чөнки бу РПФның килентлар хезмәтенә шәхсән килүне минимумга җиткерә.

Код сүзен гражданнар Пенсия фондының рәсми сайтында Гражданинның шәхси кабинетында  мөстәкыйль билгелиләр. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталыннан логин һәм пароль ярдәмендә үз Шәхси кабинетыңа керергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, сораулар килеп туганда, минзәләлеләр белешмә телефоннар аша РПФ белгечләреннән консультация ала алалар: 8 (85555) 074-11, 074, шулай ук РПФның ТР буенча төбәк контакт-үзәге телефоны аша: 8-800-600-0-357. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International