Парковкага электрон рөхсәт

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: инвалидлыгы булган гражданнар файдаланган парковкадагы махсус урыннарга керүгә ташламалы мөмкинлек өчен кирәкле "Инвалид" автомобиль билгесе 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булудан туктады.

Аның урынына парковкага электрон рөхсәт кулланыла. Шул ук вакытта бушлай парковкага хокукны мөстәкыйль расларга кирәкми, чөнки кирәкле барлык мәгълүматләр Россия Пенсия фонды оператор булган Инвалидларның федераль реестры мәгълүматләре базасында саклана.

Инвалидлыгы булган гражданинга ул идар итүче яисә аны йөртүче автомобиль турында мәгълүматләрне Инвалидларның федераль реестрында урнаштыру җитә. Инвалидның (инвалид баланың) законлы вәкиле инвалидны (инвалид баланы) йөртүче транспорт чарасы турында мәгълүматләрне шулай ук Инвалидларның федераль реестрында урнаштыра ала.

2021 елның 1 гыйнварыннан бушлай парковкага хокукны тикшерү бары тик Инвалидларның федераль реестры мәгълүматләре нигезендә генә гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International