Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.03.2019 елда расланган карары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 02.03.2021 елдагы "Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә XV Республика һөнәри осталык конкурсын уздыру турында"гы 46 нчы номерлы боерыгы белән "2019-2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү" дәүләт программасының "2019-2021 елларга Татарстан яшьләре" ярдәмче программасының 10.3 пунктын үтәү йөзеннән, "Яшьләр, инновацияле һәм профилактик программалар республика үзәге" ДБУ Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә XV Республика һөнәри осталык конкурсы (алга таба - Конкурс) уздыра.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче сәләтле җитәкчеләрне һәм белгечләрне ачыклау һәм ярдәм итү.
Конкурста катнашу өчен http://ais.fadm.gov.ru, "Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълүмати системасына гариза бирергә, шулай ук 15 апрельгә кадәр, Конкурс нигезләмәсенә тәңгәл килгән конкурс материалларын "Һөнәри осталык конкурсы" билгесе белән Irina.Sekacheva@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Контактка керү өчен: Секачева Ирина Владимировна, тел. 8 (843) 512-49-21.