Социаль хезмәтләр җыелмасы нәрсә ул

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

Айлык акчалата түләү ветераннар, инвалидлар арасыннан, инвалид балаларны, фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннарын, радиация тәэсиреннән зыян күрүчеләрне кертеп, аерым категория гражданнарга бирелә.

ЕДВ составына өч өлештән торган социаль хезмәтләр җыелмасы керә, ул ел саен индексацияләнә.

2021 елның 1 февраленнән гражданинга социаль хезмәтләр җыелмасын түләүгә айга 1211,66 сум акча җибәрелә, шул исәптән:

- дару препаратлары белән тәэмин итүгә – 933,25 сум.;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануга юлламага – 144,37 сум.;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына баруга һәм кире бушлай кайтуга  – 134,04 руб.

Минзәлә районында 2601 кеше ЕДВ ала, шулардан 1002 кеше ташламаларны натураль рәвештә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International