Ел дәвамында районнарда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шундый ярминкәләрнең берсе Минзәлә шәһәрендә узды.
Ярминкәдә авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Сатып алучыларга итнең киң ассортименты: сыер ите, сарык ите, кош ите; сөт продуктлары. бал, бәрәңге. кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголҗ инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре ярминкәдә катнашты - бирегә килүчеләр үзләренә кирәкле продукция сатып алу өстенә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алды.
Чара барышында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар өләшенде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы