6-7 мартта Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык-2021» XX Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды.I
Фестиваль географиясе елдан-ел киңәя, ә катнашучылар саны арта бара, һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивале Республикабыз өчен зур әһәмияткә ия мәдәни вакыйга булып тора.
Ике конкурс көне буена конкурсантлар арасында җитди көрәш барды, һәркем үзенең вокаль һәм хореографик сәләте белән жюри әгъзаларын таң калдырырга тырышты.
Безнең районнан 50 гә якын кеше катнашты.
Республикабыз башкаласы Казанда узачак суперфиналга узучылар: Сәлимова Латифа – Диплом 1 урын (җит. Андрейченко Т.П.), Новиков Данила - Диплом 1 урын (җит. Васильченко Л.В.), Насыйров Марк – Диплом 1 урын (җит.Кәримова Г.А.), Газизуллина Индира- Диплом 2 урын (җит. Гатауллина Л.С.), Лебедева Софья - Диплом 1 урын (җит. Лебедева К.И.), студентка ГАПОУ "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺБУ студенты - Сафиуллина Кристина - Диплом 1 урын (җит. Кәримова Г.А.). "Уен" (Биктаһирова Р.А.) хореографик коллективы махсус приз белән, "Реверанс" хореографик коллективы - катнашучы Дипломы (җит.Зарипова О.Д.) белән бүләкләнде. Вокал-соло номинациясендә Айгөл Вәлиева (җит. Нагуманова Э.И.) катнашучы Дипломы белән бүләкләнде. Катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!




