Рәмилә Гыйниятова - "Иң оста кыз" номинациясендә җиңүче

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

6 мартта, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Татар кызы-2021" Республика конкурсының финалы узды. Конкурс финалында Татарстанның төрле торак пунктларыннан 12 кыз катнашты. Ике атна дәвамында алар Казанда белем һәм мәдәни программа уздылар, хореография. вокал һәм нәфис сүз буенча педагоглар белән шөгыльләнделәр.

Конкурсның һәр финалистын аерым номинациядә бүләкләделәр. Казанда белем алучы Тупач авылы кызы Рәмилә Гыйниятова "Иң оста кыз" титулына ия булды.
Лилия Миңнеханова, Тупач авыл мәдәният йорты мөдире:
- Рәмиләнең "Татар кызы-2021" финалында катнашуы без, авылдашлары өчен зур шатлык булды. Ул балачагыннан бик актив булып үсте. Аңа бәхет телим. Рәмиләгә булышкан һәркемгә рәхмәт белдерәм.  8 март бәйрәме алдыннан гүзәл затларыбызны чын күңелдән котлыйм! 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ramilya-giniyatova-samaya-umelaya-tatarka

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International