"Кечкенә артистлар - зур талантлар!"

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Яз бәйрәме - 8 Март алдыннан Минзәлә районында балалар һәм үсмерләр өчен "Тургай" социаль приютының мәктәпкәчә төркеме тәрбиячеләре тәрбияләнүчеләр белән "Бүре һәм кәҗә бәтиләре" әкиятен театральләштерделәр. 

Театральләштерү өчен өлкән сыйныф укучылары әзерләгән декорация детальләре, атрибутлар кулланылды.

Театральләштерелгән эшчәнлек процессында балалар рольгә керделәр, тавыш интонациясе белән идарә иттеләр, хисләрен мимика һәм ишарәләр аша белдерделәр.

Сүзлек запасын баету буенча эш дәвам итә. Һәр балада артистлык сыйфатлары тәрбияләнә, иҗади потенциалы ачыла.
       Тамашачыга чыгыш бик ошады, артистлар үзләре дә канәгать калды.
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International