Ана капиталына сертификатлар тапшыру һәм әлеге акчаларны сарыф итү турында гаризаларны карау сроклары кыскартылачагы турындагы мәгълүмат дөресме?
«Әйе, — дип җавап бирә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева . — Хәзер сертификат тапшыру 5 көн эчендә башкарылачак. Анадан гариза тапшыру таләп ителми. Документ проактив рәсмиләштерелә, ягъни барлык эшне безнең ведомство хезмәткәрләре ЗАГС мәгълүматләре нигезендә мөстәкыйль башкара.
Сертификат Пенсия фонды сайтында "шәхси кабинет"ка җибәрелә. ЗАна капиталы акчаларын сарыф итү турында гаризалар бер ай урынына 10 эш көне эчендә каралачак. Акчалар 5 эш көне эчендә күчерелә".