Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү

7 мартта 18 сәгатьтән 8 мартта 18 сәгатькә кадәр

7 мартта кичен, 8 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда түбәндәге һава торышы көтелә: 

- буран, күз күреме - 500-1000 метр;

- көчле кискен җил - 15-20 м/с;

- төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар;

 - юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Экстрен хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – «101,112». Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Идарәсенең "Ышаныч телефоны"  8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International