Хөрмәтле Минзәлә районы хатын-кызлары!
Кадерле гүзәл затларыбыз!
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән эчкерсез, чын йөрәктән котлауларны кабул итеп алыгыз!
Сез, безнең иң кадерле, иң яраткан әниләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз, апа-сеңелләребез, дусларыбыз - гармония, тынычлык һәм иминлек китерәсез. Күңел зирәклеге, акыл һәм кайгыртучанлык бүләк итеп, якыннарыгыз тормышын бәхетле итәсез. Хатын-кыз - тулы бер дөнья, анда Ана булуның тудыручы көче һәм кайгыртучанлыгы белән ярату һәм матурлык янәшә тора.
Бүген хатын-кыз роле эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә әһәмиятле була бара. Вазыйфаи бурычларны төгәл үтәү югагры уңышларга ирешергә булыша, шул ук вакытта сез һәр эшкә түземлек белән һәм җаваплы карыйсыз, иҗади, рухи һәм физик көчегезне сарыф итәсез.
Барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм һөнәри яктан танылу алуыгызны телим. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы бәхет телим!
Минзәлә муниципаль
район Башлыгы
Айдар Сәлахов.