Туйдыручысын югалту буенча пенсия рәсмиләштерү өчен гомуми кагыйдә буенча түбәндәге документлар әзерләү кирәк:
1) гражданинның шәхесен таныклаучы документлар, шулай ук аның яшен, яшәү урынын (килгән урынын, чыклыкта яшәү урыны) һәм гражданлыгын раслаучы документлар, шул исәптән, РФ гражданины паспорты;
2) вәкилнең шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы документлар (РФ Пенсия фондына вәкил аша мөрәҗәгать иткәндә);
3) туйдыручының үлүе турында таныклык;
4) вафат булган туйдыручының иминият стажына кергән эш чорларын һәм башка чорларны раслаучы документлар - туйдыручысын югалту буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен;
5) туйдыручы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документлар - туу, уллыкка алу, никахлашу яки аерылышу турында таныклыклар.