Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искәртә: 8 яшькә кадәр балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь ае өчен түләүләр алмаучы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен 31 мартка кадәр гариза тапшырырга кирәк.
31 марттан соң бер тапкыр түләүгә гариза тапшыру мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Пенсия фондының Клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырыгыз.