Язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан - 5 мартта, Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль ярдәм алучы баллар белән берлектә, "Хатын-кызны данлыйбыз" акциясе оештырдылар.
Алар тыл хезмәтчәне Новикова Татьяна Григорьевнаны котладылар һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр - өй җыештырдылар, савыт-саба юдылар, бүлмә гөлләренә су сиптеләр. кар көрәделәр. Үз куллары белән эшләнгән котлау открыткалары бүләк иттеләр. Ветеран бик канәгать калды, тимурчыларны чәй, тәм-том белән сыйлады.