Минзәлә районыннан күпбалалы ана «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнде.
Тантаналы чара 5 мартта Казан Кремлендә узды.
«Ана даны - Материнская слава» медале белән биш һәм аннан күп бала табучы һәм үстерүче Татарстан Республикасы гражданнары бүләкләнә. Бүләккә тәкъдим иткәндә күпбалалы ананың балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына.
«Ана даны - Материнская слава» медале белән Актаныш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы, Чирмешән, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Апас муниципаль районнары һәм Казан шәһәренең күпбалалы аналары бүләкләнде.
