15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне - "Пластик материаллар белән пычратуга каршы көрәш" шигаре астында уза.

2021 елның 5 марты, җомга

Халыкара кулланучылар оешмасы тарафыннан 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне - "Пластик материаллар белән пычратуга каршы көрәш" («TacklingPlasticPollution») шигаре игълан ителде.

Пластик белән пычратуга каршы көрәш - җайга салынган халыкара карарлар таләп итүче глобаль проблема.

Көтелгәнчә, әлеге кампания кулланучылар, дәүләтләр һәм  пластик эшләнмәләр җитештерүче предприятиеләр глобаль кризис - пластик белән пычратуны җиңеп чыгуда берләшергә мөмкин.

2020 елның августында чыгарылган PewCharitableTrusts&SYSTEMIQ «Пластик дулкынны җиңеп» отчеты нигезендә, бүген илләр сәясәтендә кардиналь чаралар кабул ителмәгәндә, 2040 елга дөнья океанында пластик өч тапкыр артык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International