2020 ел башыннан Минзәлә районының 500 дән артык хезмәткәре электрон хезмәт кенәгәсен алып бару турында карар кылган.
Кәгазь хезмәт кенәгәләрен электрон форматка күчерү буенча эш быел да дәвам итәчәк. 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучы кешеләр өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматләр бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.