Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итте.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең проблемаларын зәл итү мөмкинлекләрен тикшерүдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекцясе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйдуллин катнашты.
«Конкрет темага гражданнарны кабул итү - халыкны борчыган мәсьәләләргә тирәнтен керү һәм тармак министрлыклары һәм профильле ведомстволар белән берлектә чишелеш вариантларын эшкәртүгә тотыну өчен яхшы мөмкинлек.
Кабул итү барышында республика район-шәһәрләре халкыннан күп кенә кискен сораулар керде. Хезмәттәшләр белән һәр проблеманы урынга чыгып тикшерергә килешендек, - дип шәрехләде Когогина.