"Комплиментлар марафоны" акциясе

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

«Давайте говорить друг другу комплименты,

Ведь это всё любви прекрасные моменты»

Булат Окуджава

Имин психологик климат булдыру максатыннан, Минзәлә районында "Тургай" социаль приютында бөтендөнья комплимент көне уңаеннан гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе -  "Комплиментлар марафоны" акциясе узды.

Аның барлыкка килү тарихын беркем дә төгәл генә белмәсә дә, ул 1 мартка туры килә.

Тәрбияләнүчеләр актив катнаштылар: стена газетасы чыгардылар, кешеләрдә яхшы сыйфатларны күрү. аларны күңелле формада күрсәтү күнекмәләрен үстерүгә күнегүләр ясадылар, акциядә катнашучыларга комплиментлар әйттеләр.

Акция җылы мөнәсәбәтләрдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International