Федераль Салым хезмәте җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүче эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына карата тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште.
22.05.2003 елдагы "Россия Федерациясендә исәп-хисап ясаганда контроль-ксса техникасын куллану турында" 54 нче номерлы ФЗ - Федераль закон нигезендә, физик затларга товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәткәндә, шул исәптән, җәмәгать туклануы хезмәтләре, оешмалар яки шәхси эшмәкәрләр контроль-касса техникасын кулланырга һәм клиентларга мәҗбүри реквизитлары булган касса чекларын түләү вакытында бирергә (җибәрергә) тиешләр.
Касса чекларын (коррекциянең касса чеклары) формалаштыру мәсьәләләре буенча https://kkt-online.nalog.ru сайтында урнаштырылган исәп-хисапның аерым төрләрен гамәлгә ашырганда Фискаль документлар формалаштыру буенча методик күрсәтмәләргә таянырга кирәк.