3 мартта "Веста" КФҮ белгечләре Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белгечләре белән "Наркотикларсыз киләчәк" темасына профилактик әңгәмә уздырдылар. Чара наркоманиянең зыяны турында белемнәрне формалаштыру, әлеге проблеманың тирәнлеген аңлау, нароктиклар куллануга карата нигезле, уйланган позиция булдыру, яшьләрнең үзаңын һәм үз-үзенә бәяне үстерү максатыннан оештырылды.