"Ызандашлар" этно-туристик проекты Кадрәктә май чабу бәйрәмен уздыра

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Фестивальгә күрше районнардан милли фольклор ансамбльләр чакырылган.

Минзәлә районының Кадрәк авыл җирлегендә урнашкан "Кадрәк" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Ызандашлар" этно-туристик проекты белән "Май чабу" дуслык, мәрхәмәтлек һәм шатлыклы фестивале узачак.

  Бәйрәм 13 мартта, 12 сәгатьтә башлана.

Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай районнарыннан милли фольклор ансамбльләр киләчәк. Шулай ук легендар Минзәлә ярминкәсенә һәм Кадрәк базарына багышланган театраль тамашалар күрсәтеләчәк.

Спорт чаралары, халык уеннары һәм милли кулинария буенча остаз дәресләре дә булачак.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/etno-turisticheskiy-proekt-yzandashlar-provedet-maslenitsu-v-kadryakove

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International