2021 елда үзара салым программасы буенча 9 объектта эш уздыру планлаштырыла

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Минзәлә шәһәре елдан-ел үсә, тагын да матурлана һәм тормыш өчен уңайлы була бара. 

Тарихи традицияләрне һәм рухи матурлыкны саклап, шәһәр халкы елдан-ел аны тагын да уңайлырак, төзегрәк итә. Боларның барысы да безнең уртак казанышларыбыз.

Куелган бурычларның сизелерлек өлеше Җирле территорияләрне үстерүгә дәүләт финанслашуы программасы аша бергәләп кертемнәр бәрабәренә мөмкин булды. Аның нигезендә җыелган һәрбер сумга республика бюджеты халыкка тагын 4 (дүрт) сум өсти.

 Бергәләп, гомуми көч белән, үзара салым акчаларына 2020 елда зур эшләр башкарылды:

1. "Сәүдә рәтләре" скверы төзекләндерелде (1 этап);

2. Октябрьская мәйданчыгында спорт һәм балалар мәйданчыгы төзекләндерелде;

3.Социалистическая, Октябрьская һәм Заводская урамнарында 1,7 км озынлыкта тротуар салынды;

4. Шамов урамы буйлап 2 күпер ремонтланды;

5.  428 урам яктырткычы энергияне саклаучы лампаларга алмаштырылды.

2021 елда үзара салым программасы буенча 9 объектта эш башкару планлаштырыла.

1.Ленин исемендәге парк территориясен төзекләндерү;

2. "Сәүдә рәтләре" скверын төзекләндерүне тәмамларга (2 этап);

3. 400 урам яктырткычын энергияне саклаучы лампаларга алмаштырырга;

 4. Ленин, Гурьянов, Социалистическая урамнарында 1,8 км озынлыкта тротуарлар салырга;

5. "Нефтяниклар скверын киптерергә;

6. "Театральный" скверы территориясен төзекләндерергә;

7. Садак бистәсендә тренажер мәйданчыгы төзергә;

8. К.Маркс урамы буйлап брусчаткадан тротуар салырга (Мәктәп скверы);

9. Социалистическая урамында күперне төзәтү..

20 мартка кадәр 500 сум күләмендә (Минзәлә шәһәрендә теркәлгән һәр балигъ булган яшәүчедән) акча кертүегезне сорыйбыз. Реквизитлар:

Получатель   –  РФнең ТР буенча ФКИ «Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУ)

ИНН 1628006334

КПП 162801001

Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ-НБ РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН БАНКА РОССИИ//УФК ПО Республике Татарстан г. Казань

БИК 019205400

Номер счета банка получателя средств  40102810445370000079

Номер счета получателя средств  03100643000000011100

КБК  991 1 17 14030 13 0000 150

ОКТМО  92640101 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International